Бәйрәм көнендә Казаннан соң, Балтачка бардык

Кемне иң көчле кеше булуы шатландырса, шул Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәллек кылсын.
Хәдис

БӘЙЛЕ
2014 Июл 29

Кемне иң көчле кеше булуы шатландырса, шул Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәллек итсен.
Хәдис


Кичә, ягъни 28 июльдә “Ярдәм” мәчетендә гает намазын укыдык. Рамазан һәм гает хакындагы вәгазьне бу гыйбадәтханә имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов сөйләде. Аның һәр сүзе бирегә җыелган мөселманнар күңеленә шифа вә дәва булып яңгырады. Хәзрәтебезгә Раббыбызның олы рәхмәте булса иде.

Гаеткә килүчеләр намаз уку залларында, коридорларда, аш бүлмәләрендә, мәчет алдында намаз укыды. Алар хәтта яшел-хәтфә үләнлекләргә дә тезләнгәннәр иде. Бу манзараны күрү олы куаныч булды.

Бу хәлләрне күреп, дулкынлану хисләре кичергәннән соң, җөмһүриятебезнең Балтач районына юл алдык. Анда безне Рамазан ае тәмамлану бәйрәменә чорналган “Хәләл” ярминкә көтә иде. Анда нәрсәләр сатылуын аңлатып торасы юк бугай. Хәләл ризыклардан тыш, биредә халык һөнәрләре, бәйләү, чигү, тегү, милли кием үрнәкләре дә бар иде. Халык аларны шатланып үз итте.

Әлеге мөселманнар - җыенның зыялы ханымнары, татар милли киемнәрен өсләреннән төшермәгән мөселманнар да килгән иде. Флера Калмурзина, Нәкыя Хафизова, Нәсимә Мөбарәкшина, Гөләндәм Якупова, Мансура Гыйльметдинова, Гөлчәчәк Кәлимуллина, Гөлчәчәк Сәлимҗанова, Миләүшә Сөләйманова, Рәйханә Шакирова һәм башка бик күп сылу гүзәлләр килгән иде. Очрашулар, сатулар-алулар, әңгәмәләшүләр барган вакытта балаларның Коръән уку бәйгесе барды. Балалар күп сүрәләрне яттан белә икән. Жюрины (мин үзем дә жюри составында идем) бу таң калдырды. Җиңүчеләрнең ундүртенә урынлы бүләкләр бирелде, калганнары да игътибардан читтә калмады. Жюри рәисе, РИУның илаһият факультеты деканы урынбасары Габдрәшит хәзрәт Фәизев һәм мин балаларга рәхмәт белдердек, аларны РИУга укырга килергә чакырдык.

Ярминкә барышында хәләл кәсепчеләрнең эшләре белән шөгыльләнүче Балтач районы җитәкчеләре, республика баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Хәләл” индустрияне үстерүдәге җаваплы затлар катнашты. Аннары традициягә әйләнеп бара торган күргәзмәне оештыручыларга, булышучыларга “Балтач 2014 Хәләл ярминкәсе” н оештыру комитеты исеменнән, аның рәисе И. Г. Якупов имзалаган рәхмәт хатлары тапшырылды. Берсенең миңа да тапшырылуы үзе бер хикмәт иде. Бәйрәм тамашаларын, кем әйтмешли, супер тамада Гамил Нур алып баруы күпләрнең күңеленә хуш килде.

Соңыннан без хәләл ризыклар белән тукланып, намаз укырга юнәлдек. Без шулай гомер бакый Коръән укысак, Раббыбызның кушканнарын үтәп, шәригатьчә яшәсәк, иншә Аллаһ, ураза бәйрәменә багышланган мондый бәйрәмнәребез мәңгелек булыр.

Җәйләүләрдә хикмәт бар икән ул, бар икән...

Гамил Нур эшләрендә профессионализм ягыннан һәркемгә үрнәк санала, шулай ук заманча технологияләрнең теләсә нинди ситуацияләрдә актив куллана белә. https://vk.com/gamilnur

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе