Кем соң ул Таҗеддин Ялчыгол? Ул кайсы чорларда яшәгән? Нинди китаплары билгеле?
Таҗеддин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” әсәренә язган кереш өлешендә филология фәннәре докторы, “Казан университетының атказанган профессоры”, Россия Академиясе гуманитар фәннәре академигы, Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган фәннәр эшлеклесе, Татарстан Республикасы дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали һәм Гаяз Исхакый исемендәге бүләкләр иясе Хатыйп Миңнегулов “Таҗеддин Ялчыголның язма мирасы әле тиешенчә барланмаган, өйрәнелмәгән. Аның тарих, әдәбият, фәлсәфә, медицина (тыйб), фикһ (хокук), илаһият һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язуы билгеле”, дип язып үтә.

Таҗеддин Ялчыгол якынча 1768 елның октябрь аенда, әдипнең үз сүзләре белән әйткәндә, “Әй дәрьясы илән Арша дәрьясы арасында Курмаш-елга авылында” туа. Билгеле булганча, Әй – Көньяк Уралдан башланып, хәзерге Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан җирләре аша Караиделгә коючы елга. Арша – аның бер кушылдыгы. Таҗеддиннең әтисе Мәмәткол углы Ялчыгол – күп тапкырлар хаҗда булган мулла кеше.

Таҗеддингә 8 яшьләр чамасы булганда, 1776 елда Ялчыгол мулла улы белән бергә Оренбургның Каргалы авылы аша Әстерхан төбәгенә юнәлә. Максаты – хаҗга бару. “Фәндә аның күчеп китү сәбәбен Пугачев хәрәкәте белән бәйләп карау да бар”, дип яза Хатип ага. Әйе, мондый хәлнең булуы да бик ихтимал, чөнки Пугачев хәрәкәтендә күп мөселман зыялылары да катнаша. Ә инде восстание бастырылгач, анда катнашкан кешеләр эзәрлекләнә башлый. Мондый шартларда күп кешеләр күчеп китәргә мәҗбүр була. Ялчыгол мулланың алар арасына эләгүе дә гайре табигый хәл булмагандыр, мөгаен.
Таҗеддин белән аның әтисе Әстерхан якларында бер еллап тирәсе булгач, алар Дагыстанга юл ала. Ризаэддин Фәхретдин искәртүенчә, әдип 1819 елда Җаксайда булган.
Таҗеддин башта әтисеннән белем ала, аннары Кавказ якларындагы бер мәдрәсәдә укый. Дагыстанда 4 ел чамасы яшәгәч, Ялчыгол мулла 13 яшьлек улы Таҗеддин белән Төркиягә китә. Биредә алар Кече Азиядәге мөһим сәүдә үзәкләренең берсендә – Диарбәкер каласында туктыйлар. Ялчыгол мулла улын бер танышында калдырып, Гарәбстанга хаҗ кылырга китә. Әтисе анда шактый тоткарлана. Таҗеддин исә бер мәдрәсәдә төрле фәннәрдән белем ала, әтисен көтә. Әмма ул юк та юк.
Ялчыгол мулланың берничә ел буена улыннан аерылып тору сәбәпләре билгесез.
Остазы вафат булгач, Таҗеддин Ялчыгол, әтисенең кайтуын ишетеп, Госманлы мәмләкәте мәркәзенә – Истанбулга юнәлә. Алар дулкынлана – дулкынлана Истанбулдагы бер мәчеттә очраша. Улын күргәч, әтисе хәтта берничә тапкыр һушын югалта.
Таҗеддин Ялчыгол әтисе белән ике ел Истанбулда яшәүләре турында яза. Истанбулдан соң, юллары Әстерхан якларына юнәлә. Анда бер ел яшәгәч, Мәскәүгә киләләр. Анда алар 6 ай яшиләр. Аннары Ялчыголларның 3 атна – Мәкәрҗәдә, ике ай Казанда яшәүләре билгеле. Мамадыш өязенә кергәч, 65 яшендә әтисе вафат була. Әтисе васыятенә тугры калып, Таҗеддин 3 ел буена әтисе җирләнгән Сөн авылында дәрес бирә. Аннары ул Зәй елгасы буйларына күчеп килә.
“Рисаләи Газизә” әсәренең “Кызыл Чапчак карьясы»нда язылуы турында мәгълүмат бар. Бу авылда Таҗеддин исә 1799-1824 елларда гомер кичерә.
Таҗеддин Ялчыгол XVIII гасырның 90 нчы елларында гаилә кора. Газизә исә аның уртанчы кызы. Китап Газизәнең үтенече белән языла. “Рисаләи Газизә” - зур күләмле, катлаулы әсәр. Хатип абыйның белдерүенчә, бу “китапны язу автордан бай тәҗрибә, ныклы әзерлек һәм күп вакыт таләп итә”.

Бүген әлеге китапны Татарстан Милли китапхансендә тәкъдим итү кичәсендә сүз башта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирелде. Ул яхшы кәгазьләрдә “Хузур” нәшриятында басылган бу китапның көн күрүенә куануы хакында белдерде. Киләчәктә әле тагын Таҗеддин әфәнденең “Тәварихе Болгария” әсәре дә басылачак икән. Бу әсәрдә Болгар җиренә Пәйгамбәребезнең өч сәхабәсе килүе турында да языла. Аларның берсе Болгарда 25 ел яшәп, шунда вафат була. “Безнең җиребезгә ислам дине Пәйгамбәребез яшәгән чорлардан ук килгән булган. Россиядә беренче дин – ислам дине”,-дип хәбәр итте Камил хәзрәт.
Аннары сүз алган Хатыйп ага Миңнегулов: “Мин аңа җиңел эш дип тотынган идем, ә ул шактый авыр булып чыкты”,-диде.
Әлеге кичәдә чыгыш ясаучылар күп булды. Алар арасында Таҗеддин Ялчыголның 7 нче буын вәкиле, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәревнең әнисе, 90 яшьлек Нәкыя апа, Зәй мөселманнары имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов, галим Мәсгуд ага Гайнетдинов, Харис хәзрәт Салихҗан, “Хузур” нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, рәссам Нәҗип Нәккаш, галим Фаяз Хуҗин, Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Гамир Таҗеддин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, галим Фәрит Яхин һәм башкалар бар иде.

Һәммәсенең дә теләге бер: тарихи шәхесләребезнең әсәрләрен дөньяга чыгару эше киләчәктә дә дәвам итсен, без аларны өйрәнеп, динебезне алга җибәрик, иманыбызга тугры калыйк.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (2 өлеш)
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (1 өлеш)
Маэмайга сорау бар! Тукайның бала шигырьләре