Бүген Төркиянең Истанбул каласында Татарстан сәнгате танытыла

Бүген кич Төркиянең тарихи каласы Истанбулда Татарстан һәм татар мәдәнияте эчтәлекле күргәзмәсе эшли башлый.

БӘЙЛЕ
2014 Сен 17

Бүген кич Төркиянең тарихи каласы Истанбулда Татарстан һәм татар мәдәнияте эчтәлекле күргәзмә эшли башлый. Аны төрки милләтләрнең халыкара мәдәният оешмасы ТӨРКСОЙ Төркиянең милли сарайлар музейлары берлеге белән бергә үткәрә.

“Төрки дөнья фотоосталары объективында – Татарстан” дип аталган бу чараның ачылыш тантанасына оештыручы оешманың генераль сәркәтибе Дүсән Касәинов һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның да катнашулары көтелә.

Күргәзмә Истанбулның иң атаклы тарихи һәм зиннәтле сарае Долмабаһчә сәнгать галереясында оештырыла. Анда иң күренекле төрки фотографларның сиксәнннән артык хезмәте урын алган. Фотокүргәзмә кысаларында Татарстан җөмһуриятенең декоратив-гамәли сәнгате дә тәкъдим ителә. Экспозициядә Әлфия Җәмилова, Илдус Гайнетдинов, Светлана Гарбузова, Марина Марьянич кебек танылган осталарның иҗат җимешләрен күреп хозурланырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ТӨРКСОЙдагы вәкиле галимә Лилия Саттарова әйтүенчә, анда күбрәк читек, кәвеш, чүәк, панно, мендәр тышы кебек күн эшләнмәләре куелачак. “2014 елда Казан – төрки дөнья мәдәнияте башкаласы” елы җәһәтеннән оештырылган бу чарага Төркия дәүләт эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре, төрки җөмһүриятләрнең Төркиядәге дипломатик корылыш вәкилләре чакырулы.
Күргәзмә 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген аның ачылыш тантанасында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы ансамбле татар халкының җыр-бию сәнгатен танытачак дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе