Бүген олуг галим Марсель Әхмәтҗановның туган көне

Кичә “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимнәре...

БӘЙЛЕ
2014 Мар 26

Кичә “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимнәре беренчеләрдән булып, олуг галим Марсель ага Әхмәтҗановны юбилее белән котладылар.

26 мартта танылган тарихчы, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, йөзләгән фәнни хезмәт авторы Марсель Әхмәтҗановка 75 яшь тула. Шул уңайдан мәдрәсәдә галим белән очрашу үткәрелде.

Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин: “Марсель абый безнең мәдрәсәбезнең якын дусты. Гомер буе халкыбызга хезмәт иткән зур шәхеснең киңәшләре, тәҗрибәсе белән уртаклашуы, тарихыбызны өйрәтүе бик тә зур сабак. Безнең аңа хөрмәтебезне тагын бер кат белдереп, гомер бәйрәме белән котлыйсыбыз, аралашасыбыз килде. Профессор Наил ага Таһировның да бүгенге очрашуга килүе ул, шәкертләребезгә галимлек, гыйлем туплау юлын үрнәк итеп күрсәтү булып тора”, - диде.

Ильяс хәзрәт, рухи мирасыбызны тәшкил иткән кулъязмаларны өйрәнүче зур белгеч Марсель абыйга туган көне белән котлап, борынгы кулъязма нөсхәләрен бүләк итте. Белгәнебезчә, ул күп сандагы дин әһелләренең нәсел-нәсәбен өйрәнгән, шәҗәрәләрен төзегән галим. Шәкертләр белән очрашу вакытында да шәҗәрәләрне өйрәнергә, шәҗәрәләр аша тарихыбызны белергә чакырды дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе