
Бүген Казанда спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты - агымдагы елның иң төп халыкара вакыйгасы башлана.
Турнир Татарстан башкаласында 24 июльдән 9 августка кадәр узачак. Ярышларга 2793 спортчы теркәлгән, алар спортның 6 төре: ачык суда йөзү, синхронлы йөзү, суга сикерү, су тубы, хай-дайвинг һәм йөзүдә ярышачак.
Россия җыелмасы составына Татарстан данын яклаучы 12 спортчы керде. Дөнья чемпионатында Татарстан вәкилләре 5 дисциплинада катнаша: хай-дайвинг, су тубы, синхронлы йөзү, йөзү һәм суга сикерү. Бу йөзүчеләр Яна Мартынова, Александр Красных, Ирина Приходько һәм Эрнест Мәгъсүмов, шулай ук Лилия Низамова (синхронлы йөзү), суга сикерүче Никита Шлейхер, Игорь Семашко (хай-дайвинг), ватерполчылар Альберт Зиннәтуллин, Иван Нагаев, Артем Одинцов, Константин Степанюк һәм Владислав Тимаков дип хәбәр итте "Татар-информ".