Бүген «Ярдәм» мәчетендә хәләл ризык татыдык

Бүген, ягъни изге җомга көнендә “Ярдәм” мәчетендә хәләл ризыкларны татып карау тантанасы үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2014 Июн 20

Бүген, ягъни изге җомга көнендә “Ярдәм” мәчетендә хәләл ризыкларны татып карау тантанасы үткәрелде. Аны коммерцияле булмаган “Милли хәләл индустрия ассоциация»се (МИХИА) һәм «Ярдәм” фонды оештырды.

Ризыкларны татып карауның төп максаты – халык арасында хәләл ризыкны пропаганлау, продукциянең көндәшлеген күтәрүгә ярдәм итү, дип билгеләп үтте МИХИАның башкарма директоры Флера Абдуллина.

Дегустациянең бер үзенчәлеге аны мәчеттәге күрмәүчеләргә һәм БЦП инвалидларына татытып караудан гыйбарәт иде. Ризыкларны халыкка татытып карау мәҗлесендә МИХИА директоры Илназ Якупов та катнашты. Ул халык алдында чыгыш ясап, хәләл ризык мәҗлесен үткәрүдә аеруча күп өлеш кертүчеләргә - Лена Колбаевага, Фәрит Заһидуллинга, Ләйлә Сөләймановага һәм башкаларга МИХИАның мактау грамоталарын тапшырды. Шундый ук Мактау грамотасы “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка да бирелде.

“Ярдәм” мәчетендә тәүге хәләл ризыкларны татып карау 6 июньдә уздырылган иде. Анда 500ләп кеше катнашты. Икенчесендә дә шуннан ким булмагандыр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе