Бүген Дөнья Шахмат Федерациясе башлыгын сайлау булачак

Норвегиянең Тромсё шәһәрендә бу көннәрдә Бөтендөнья шахмат олимпиадасы бара.

БӘЙЛЕ
2014 Авг 11

Норвегиянең Тромсё шәһәрендә бу көннәрдә Бөтендөнья шахмат олимпиадасы бара. 11 августта анда Дөнья Шахмат Федерациясе башлыгын сайлау булачак. Федерациягә 181 ил керә. Президент дүрт елга бер сайлана. Бу урынга танылган шахматчы һәм Русия оппозициясе вәкиле Гарри Каспаров һәм 1995 елдан хәзергә кадәр оешманы җитәкләгән Калмыкстанның элеке җитәкчесе Кирсан Илюмжинов дәгъва итә.

Мәскәү Илюмжиновның кабат сайлануы өчен мөмкин булган барлык дипломатик һәм мәгълүмати чараларны кулланды. Каспаров Илюмжинов җитәкчелегендә Шахмат Федерациясе коррупциягә батты, дип белдерде.

"Путин режимы тулысынча аның ягында. Русиянең дөньядагы һәр илчелеге аны бу урында калдырыр өчен дипломатик эшләрен башкара. Һәркем моның шахмат өчен түгел, сәяси көрәш булганын аңлый. Әлеге көрәш Путинны тәнкыйтьләгән Гарри Каспаровка каршы түгел, 181 дәүләт кергән халыкара оешма өстеннән үз контролен урнаштырыр өчен көрәш", диде Каспаров.

Июнь аенда президент Путин журналистлар алдына Кирсан Илюмжинов белән чыкты. Ябык ишекләр артында узган сөйләшүләрдән соң Илюмжинов, дөнья чемпионы Магнус Карлсен ноябрьдә Вишванатан Ананд белән ноябрь аенда Сочида уйнаячак, бүләк фонды миллион ярым доллар булачак, дип әйткән иде.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Рәсемдә: 11 августка кадәр Дөнья Шахмат Федерациясе башлыгы булган Кирсан Илюмжинов


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе