Бүген Башкортстанда Акмулла көннәре башлана

3-10 декабрь көннәрендә Башкортстанда, һәр ел саен оештырылучы халыкара Мифтахетдин Акмулла көннәре үтәчәк.

БӘЙЛЕ
2012 Дек 03
3-10 декабрь көннәрендә Башкортстанда, һәр ел саен оештырылучы халыкара Мифтахетдин Акмулла көннәре үтәчәк. Быел ул Уфада башлана һәм Миякә, Стәрлебаш, Бишбүләк районнарында дәвам итәчәк.

Соңгы елларда Башкортстанда Мифтахетдин Акмулланың истәлеген мәңгеләштерү өчен байтак эшләр башкарыла. Туган ягы – Миякә районы Туксанбай авылында Акмулланың йорт-музее эшләп килә. Башкортстан дәүләт педагогия университетына 2007 елда Мифтахетдин Акмулла исеме бирелде. Университет биналары арасындагы мәйданда атаклы мәгърифәтчегә һәйкәл дә куелган. Милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүче әдипләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре казанышлары Акмулла исемендәге бүләк белән бәяләнә. Тырыш талипларга атаклы шәхес исемендәге стипендияләр дә булдырылган.

​​​​Халыкара Акмулла көннәре чикләрендәге төп чара Уфада, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасында үтә. Андагы зур җыенга Татарстаннан, Үзбәкстаннан, Казакъстаннан, Төркиядән һәм Болгариядән дә кунаклар – танылган галимнәр һәм әдипләр килә. Башкортстанда Акмулланың истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән филология фәннәре докторы Әхмәт Сөләйманов зур эшләр башкарган. "Акмулланы да, башка шәхесләребезне дә киләчәк буыннар белергә тиеш. Бу милләтпәрвәрлекне үстерүгә булышлык итә”, ди Әхмәт Сөләйманов.

Галим сүзләренчә, кайсыбердә Акмулла тирәсендә төрле бәхәсләр дә кузгалып китә. "Аны башкортлар да, татарлар да, казакълар да үз милләте вәкиле итеп кенә күрә, ул бөек шәхес һәм ул шушы өч милләтнеке генә дә түгел, ә барлык төрки халыкларныкы да. Шуңа күрә тарсынырга ярамый”, ди Әхмәт Сөләйманов.

Акмулла иҗатын Уфа галимнәре Рәшит Шәкүр белән Әхәт Вилданов та җентекле өйрәнеп, фәнни хезмәтләр, китаплар язган. Алар да Акмулла көннәре барышында күп очрашуларда катнаша һәм чыгыш ясый.

Акмулла көннәренә багышланган чаралар аның туган ягы Миякә районында, шулай ук Стәрлебаш һәм Бишбүләк районнарында да дәвам итәчәк. Миякә районында, аерым алганда, "Акмулла нәсихәтләре” дигән бәйрәм һәм башка мәдәни-әдәби чаралар оештырылачак. "Акмулла укулары” да быел җиденче тапкыр үткәрелә. "Мәдәнияттә һәм мәгарифтә мәгърифәтчеләр мирасы” исемле фәнни-гамәли конференциядә күренекле галимнәрнең докладлары тыңлана дип хәбәр итә "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе