
Бүген әлеге көндәшләр Уфада КХЛ чемпионаты кысаларында очрашу үткәрә.
"Россия-2”, "ТНВ” һәм "БСТ” телеканаллары 16.55, 17.00 һәм 16.45 сәгатьләрдә бу очрашуны күрсәтер дип көтелә.
Илнең хоккей беренчелегендә "Ак Барс” белән "Салават Юлаев” 167 тапкыр очрашты: шуларның 74ендә - "Ак Барс”, 73ендә "Салават Юлаев” җиңде, 20 уен уртак нәтиҗәгә тәмамланды, дип хәбәр итте "Барс”ларның матбугат хезмәте.