Австралиядә акула һөҗүме нәтиҗәсендә, ир заты һәлак булган

ИТАР-ТАССтан алынган мәгълүматларга караганда, Австралиянең көнчыгыш ярындагы Байрон-Бей...

БӘЙЛЕ
2014 Сен 09

"ИТАР-ТАСС"тан алынган мәгълүматларга караганда, Австралиянең көнчыгыш ярындагы Байрон-Бей (Яңа Көньяк Уэльс штаты) каласында яшәгән бер ир кешегә акула һөҗүм иткән. Әлеге ир заты җирле комлык янындагы суда коенганда акула корбанына әйләнә.

Аннан еракта булмаган кешеләр бу адәм затын ярга чыгарып салалар, әмма алынган яралардан ул җан тәслим кыла. Полициянең хәбәр итүенчә, һәлак булган ир 40 яшьләр тирәсендә, тик хәзергә алар аның исемен сер итеп саклыйлар.

Соңгы 100 ел эчендә Австралиядә акулалар һөҗүменең 598 очрагы тергәлгән, шуларның 159ы кеше үлеменә китергән. Быел исә акула һөҗүменнән 4 австралияле һәлак булган.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе