
Янгын 9 нчы каттагы фатирда килеп чыккан. Төтен барлыкка килү нәтиҗәсендә, бу подъездда яшәүчеләрне чыгарып торганнар.
Янгын балконда килеп чыккан. Ут сүндерүчеләр килеп җиткәнче фатир хуҗабикәсе аны үзе сүндермәкче булган. Тик уттан зарар күреп, район үзәгенең хастаханәсенә китерелгән. Аңа хастаханәдә беренче ярдәм күрсәтелә, тик ул анда ятарга риза булмый.
Янгын чыккан фатир хуҗабикәсе сүзләренчә, аның балконы кояшлы якта икән. Биредә күп кенә буш банкалар өеп куелган һәм алар газета өстенә салынган булган. Якынча фаразлау буенча пыяла банкалар аша кәгазьгә төшкән кояш нурлары янгын китереп чыгарган дип хәбәр итте "Татар-информ".