
Казанның “Ак Барс” командасы Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясендә әйдәманга әйләнде.
Кичә Зиннәтулла Биләлетдинов кулы астында уйнаучылар Череповецта “Северсталь” командасын 2:1 исәбе белән отуын бәйрәм итте. Әмма Көнчыгыш лидерлыгына чыгуда “барс”ларга “сталевар”ларны җиңү генә түгел, “Торпедо”ның “Магнитка”ны җиңүе дә мөмкинлек бирде.
Ике период дәвамында командалар җанатарларны капкага кертелгән алкалар белән сөендерә алмады. Уен язмышы өченче периодта хәл ителде. Башта Артем Лукоянов исәпне ачты. Ун минут узуга, боз хуҗалары исәпне тигезләде – Николай Стасенко егылган хәлдә сакчы һәм капкачыдан остарак булып чыкты. Эш овертаймга якынлаша иде, тик Янне Песоненның алканы капканың югары почмагына ыргытуы хәлне башка якка борып куйды. Нәтиҗәдә, фин, ике көн элек ЦСКА командасына каршы уйнагандагы кебек үк, ”Ак Барс”ка җиңү китерде. Песонен сезонда җиденче алкасын кертеп, казанлыларның иң оста мәргәненә, ягъни төз атучысына әйләнде.
Шулай итеп, казанлыларның читтәге турнесы тәмамланды. Чираттагы уен Казанда Гагарин Кубогының хәзерге хуҗасы – Магнитогорскиның “Металлург”ына каршы узачак. Уен 27 октябрьдә үткәрелә дип хәбәр итте "Татар-информ".