"Адмирал"да табылган 17 мәетнең кемнәр икәнлеге ачыкланган

"Адмирал"дагы янгыннан соң табылган 17 мәетнең кемнәр икәнлеге ачыкланган.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 16

"Адмирал"дагы янгыннан соң табылган 17 мәетнең кемнәр икәнлеге ачыкланган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Якшәмбе янгын хәрабәләре астында тагын ике мәет булырга мөмкин дип белдерелгән иде.

Тикшерүчеләр янгын сәбәпләре берничә: көндәшләрнең ут төртүеннән алып кыска ялганыш һәм янгынга каршы тору кагыйдәләрен үтәмәү булырга мөмкин дип белдерә. Җинаять эше кузгатылган.

Бинаны арендага алып торган ширкәт җитәкчесе Гусейн Гахраманов, "Заря" ширкәте директорының иминлек буенча урынбасары Николай Каекин тоткарланып, мәхкәмә аларны сак астында калдыру карары чыгарды.

15 мартта бу бинаның хуҗаларына – миллиардер Алексей Семин һәм бина караган ширкәт директоры Роберт Хәйруллинга карата да җинаять эше ачылганлыгы билгеле булды. Тикшерү комитеты Хәйрулинның тоткарлануын хәбәр итте. Шулай ук якшәмбе көнне Росгосстройнадзор хезмәткәре Галия Исаева да тоткарланган дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе