18 майда аларның сөргенгә куылуына 70 ел тула

18 майда кырымтатар халкының Сталин фәрманы белән сөргенгә куылуына 70 ел тула.

БӘЙЛЕ
2014 Май 16

18 майда кырымтатар халкының Сталин фәрманы белән сөргенгә куылуына 70 ел тула. Бу уңайдан Кырымтатар мәҗлесе төрле чаралар оештыра. Мәҗлес турында кыскача белешмә тәкъдим итәбез.

Кырымтатарларның Үзәк Азиядән ватаннарына кайта башлаганда ук оешкан Мәҗлеснең дистәләрчә ел хакимиятләр белән мөнәсәбәте катлаулы булды. Оешманың төп максаты - Совет дәүләтенең татарларны сөргенгә куу карары нәтиҗәсендә бөтен бер милләткә булган зыянны бетерү, тарихи ватаннарында милли һәм сәяси хокукларын торгызу.

Мәҗлесне биш елга бер җыелган Корылтай делегатлары сайлый. Мәҗлес кырымтатарлар карашын Кырым һәм Украина хөкүмәте, халыкара оешмаларга җиткерә.

1991 елда нигез салынган бу оешма 1999 елда гына президент фәрманы нигезендә рәсми танылды. Кырымның төрле шәһәр һәм районнарда җирле мәҗлесләр эшли. Урындагы мәҗлесләр һәм Акмәчеттәге төп оешма җир бүлү мәсьәләләре, татар мәктәпләре, ана телен укыту, мәчетләр төзелеше кебек эшләр белән мәшгуль.

2010 елда президент Янукович Мәҗлесне рәсми Киев контроленә алырга тырышлык ясады. Корылтай һәм Мәҗлес Янукович тәкъдим иткән депутатлар белән эшләүдән баш тартты.

Кырымтатарларны "төп халык" һәм Мәҗлесне аның "төп рәсми оешмасы" итеп танучы канунны Украина Югары радасы 2014 елның 20 мартында гына кабул итте. Кырым инде Русия тарафыннан аннексияләнгән иде.

"Кырымтатарлар ватаннарына кайта башлаганнан бирле үзләренең бу җиргә хокуклары турында гына түгел, Кырымның киләчәк статусы турында да ачык итеп таләпләр куйды. Татарлар Кырымның башта Советлар Берлеге, соңыннан Украинада үзенең милли-территориаль статусы булуын теләде", - диде Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров.

Сөрген фаҗигасе кырымтатарларны берләштерде. Мәҗлес урамнар тутырып, дистәләгән мең кешене җыеннарга чыгарырга сәләтле. Мәҗлес карары белән кырымтатарлар 16 март узган референдумда катнашмады. Мәҗлесне 1991-2013 елларда җитәкләгән һәм әле дә милләтнең юлбашчысы саналган Мостафа Җәмилевне башта Мәскәүдән, соңыннан чик буеннан Кырымга кертелмичә кире борып җибәрелгәненә ризасызлык белдерергә меңләгән кеше җыелды.

18 май кырымтатарлар сөргеннең 70 еллыгын искә ала. 1944 елның 11 маенда Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан Үзбәкстанга күчерү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана. 18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кеше торган җиреннән сөрелә дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе