
14 июньдә Казандагы “Ярдәм” мәчетеннән өч автобус китәчәк. Тик бу автобусларга эләгү өчен алдан язылырга кирәк. Рамил хәзрәт Ибраһимовның телефоны – 89874217374.
14 июньдә Болгарда “Изге Болгар җыены” узачак. Әлеге бәйрәмдә Россиядәге 50 меңгә якын мөселман катнашыр, дип көтелә.
“Изге Болгар җыены” мәдәни программа нигезендә узачак. Анда шулай ук халык кулы белән ясалган эшләнмәләрне, мөселман әйберләрен, ислам китапларын сатып алырга мөмкин.
“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте