Ульян өлкәсе мөфтие урынбасарына “Халыкка хезмәт өчен” медале тапшырылды

Кичә, ягъни 2012 елның 14 маенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында...

БӘЙЛЕ
2012 Май 15
Кичә, ягъни 2012 елның 14 маенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында мөфти Илдус хәзрәт Фәизов Ульян өлкәсе мөфтиенең (Сәүбән хәзрәт Сөләйманов) урынбасары Нәҗметдинов Рафаэль Әмин улына "Халыкка хезмәт өчен” медален тапшырды.

Рафаэль хәзрәт инде ике дистә елдан артык дин өлкәсендә фидакарьләрчә хезмәт итә, Ульян өлкәсе һәм Татарстан республикасы арасында бердәм хезмәттәшлек эшләрен алып бара.

"Әлеге медаль чын мәгънәсендә аның хезмәтенең, дин юлында армый-талмый күрсәткән эшчәнлегенең нәтиҗәсе булып тора. Алга таба да шушы изге юлны дәвам итеп, милләтебезне, дин кардәшләребезне үзенең игелекле гамәлләре белән сөендерәчәгенә ышанып калабыз”, - дип билгеләп үтте Илдус хәзрәт бүләкләү тантанасында.

Әлеге тантаналы чарада шулай ук республикабызның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Фәиз улы Мифтахов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да катнаштылар дип хәбәр итте "Думрт.ру".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе