ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиядә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Очрашуда ТР лидерына татар телен латин графыикасында өйрәнү өчен укыту дәреслекләрен бастыруда булышуын үтенеп мөрәҗәгать иттеләр

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 16

Кичә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия башкаласы Хельсинкига ике көнлек эш сәфәре белән килгәч, Финляндиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда татар җәмәгатьчелегенең барлыгы йөздән артык вәкиле катнашты. Әңгәмә татар телендә барды, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта Финляндиядә меңгә якын татар яши. Күпчелеге Хельсинкида тормыш алып бара (500ләп кеше). Калганнары Тампере, Турку, Котка, Раума, Васса, Ярвинапа шәһәрләрендә гомер итә.

Очрашуны Финляндиядә мөселман җәмгыяте рәисе Атик Али ачып, Финляндия мөселманнары, бөтен дөнья мөселманнары кебек үк, Париждагы 13 ноябрь көнне булган терактларны гаеплиләр, диде. Атик Али ассызыклаганча, Финляндиядә православиелеләр дә, мөселманнар да, башка дин вәкилләре дә тату һәм тыныч яши.
Атик Али Финляндия мөселманнары җәмгыятенең, Россия субъекты буларак, Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләренә аерым тукталды. Бөтендөнья татар конгрессы белән ныклы хезмәттәшлек алып барыла. Моннан тыш, Казан һәм Хельсинки арасында авиаэлемтә оештырылды, бу, Атик Али сүзләренчә, туризм үсешенә ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Финляндия татарлары туган телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар - бу безнең барыбыз өчен дә уңай үрнәк, диде. Бүген икътисадый ү сеш нигезен яңа технологияләр, инновацияләр тәшкил итә, дип билегеләде Рөстәм Миңнеханов, һәм Финляндиянең бу өлкәләрдәге тәҗрибәсе бигрәк тә актуаль, дип бәяләде.

Без чит илләрдә һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар белән элемтәләрне ныгытырга тырышабыз, диде чыгышында ТР Президенты. Ул искәрткәнчә, татар телен өйрәнергә теләүчеләргә "Ана теле" онлайн программасы уңышлы гына эшләп килә, "ТНВ-планета" проекты - тәүлек буе эшли торган иярченле каналы эшли, аннан республикада һәм аннан читтәге тормыш турында белеп була, татар диаспоралары белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты элемтәләрне ныгыта.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Финляндия татарлары җәмәгатьчелегенең иҗтимагый тормышта актив вәкилләренә ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Очрашуда татар телендә ир-атлар хоры чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов аларны Казанда чыгыш ясарга чакырды. Аның сүзләренчә, бу Финляндия һәм Татарстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәк.

Аннары Финляндия мөселман җәмгыяте имамы Рамил хәзрәт Беляев мондый очрашуларның гореф-гадәтләрне, телне һәм татар мәдәниятен саклаудагы әһәмиятен ассызыклады. Ул шулай ук җәмгыятьнең мәдәни-агарту эшчәнлеге, дини әдәбиятны бастыруга әзерләнү турында сөйләде.

Очрашуда Рөстәм Миңнехановка татар телен латин графикасында өйрәнү өчен укыту дәреслекләрен бастыруда булышуын сорадылар - бу чит илләрдәге (Финляндия, Австралия, АКШ һ.б.) татарларның туган телләрен өйрәнүдә зур ярдәм булачак.

Очрашу үзешчән сәнгать концерты белән дәвам итте. Кунаклар алдында Россия эстарадасы җырчысы Альберт Әсәдуллин да музыкаль чыгыш ясады.

“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе