
1 декабрьдә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика мәдәни мирас объекты – Казандагы Галиев мәчетендә һәм Галиев йортында булды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Аппарат җитәкчесен хәзерге вакытта монда алып барыла торган реставрация һәм төзелеш эшләре белән таныштырды.
Дәүләт вәкилләре, дин әһелләре төзелештә башкарылган эшләрне барладылар, диелә ТРМДН хәбәрендә.
2014 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзәрәте резиденциясе комплексын булдыру турында карар кабул ителгән иде, бу комплекска Галиев мәчете бинасы, М.И. Галиев йорты һәм башка объектлар керә.
Белешмә өчен. Галиев мәчете (Казан, Тукай ур., 40) - “Бишенче җәмигъ мәчете” 1798-1801 елларда сәүдәгәр Муса бин Мөслим бин Мамәш ас-Сәрдәви (1812 елда үлгән) акчасына төзелгән. 1882-1917 елларда мәчетнең имам-хатыйб вазифаларын күренекле дин эшлеклесе, педагог-ислахчы, җәмәгать эшлеклесе, Оренбург Диния нәзарәте мөфтие Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев (Баруди, 1857-1921) башкарган. Үзенең әтисе, сәүдәгәр М.И.Галиев белән ул Бишенче җәмигъ мәчете каршысында атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен ача. 1931 елның 25 октябрендә Татреспубликаның Үзәк башкарма комитеты карары һәм Совет Татарстанның унберенче еллыгына туры китертү максаты белән мәчет ябыла. 1997 елдан бирле — кабат ислам тотучылар карамагында.
“Татар-информ”