
30 декабрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазы районына эшлекле сәфәр кылды. Ул анда әлеге муниципаль берәмлек башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашты. Очрашу барышында район җитәкчесе яңа мәчетләр төзелешенә кагылышлы планнары турында әйтте. Аерым алганда, 2016 елның маенда Акбаш авылында мәчет ачылырга тиеш. Очрашуда мәчетләр төзелешенең оештыру мәсьәләләре турында фикер алышу булды. Мөфти шулай ук Урыссудагы “Фәнис” мәдрәсәсенә барды, анда уку йорты мөгаллимнәре, шәкертләре, Ютазы районы, шулай ук күрше-тирә районнар (Азнакай, Баулы, Лениногорск) имамнары катнашында чара уздырылды.
Очрашу ахырында Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин динебезне алга илтә торган эшләр башкарылуы өчен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм нәзарәткә рәхмәтен белдерде. Марат хәзрәт дини мәгариф системасы, нәшрият эшчәнлеге һәм яшь имамнарга грант бирү юнәлешләрен билгеләп үтте.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте шул хакта хәбәр итә.