“Татарстанның читтә яшәүче татарларга сәясәте дәвамлы булсын иде”

“Татарстанның читтә яшәүче татарларга сәясәте дәвамлы булсын иде”

БӘЙЛЕ
2012 Ноя 28
6-9 декабрьдә Казанда бишенче Бөтендөнья татар конгрессы корылтае узачак. Шул уңайдан билгеле татар-мөселманнарның фикерләрен тәкъдим итәбез. Түбән Новгород өлкәсенең милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, Диния нәзарәте җитәкчесе Гаяз хәзрәт Закиров Татар конгрессы сайтына белдергәнчә, моңа кадәр без Татарстанның ярдәмен тоеп яшәдек.

Татарстанның читтә яшәүче татарларга булган сәясәте дәвамлы булсын иде. Шулай да, Татарстан федераль дәрәҗәдә татарлар мәнфәгатен яклап, үзенең сүзен ныклырак әйтсен иде.

Аннары тагын шуны әйтәсе килә, кайбер төбәкләрдәге Татарстан вәкилләре милли оешмалар белән элемтә тотмый. Алар бары тик, сәяси һәм икътисади мәсьәләләр белән генә шөгыльләнәләр. Ә бит вәкиллек җирле татар оешмалары белән активрак эшләсә яхшы булыр иде.

Әлбәттә, төрле проблемалар туып тора, әмма без аларны кулдан килгәнчә хәл итергә тырышабыз”.

Татар-ислам

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе