Татарстанда туристлар агымын 3,8 млн.га җиткерергә ниятлиләр

2020 елга Татарстанга туристлар агымын 3,8 млн.га җиткерергә ниятлиләр.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 09

2020 елга Татарстанга туристлар агымын 3,8 млн.га җиткерергә ниятлиләр. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетында Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр итте.

С.Иванов сүзләренчә, туристлар тоткан һәр сумның 43 тиене Татарстан казнасын баета. Узган ел, экскурсантларны да кертеп, Татарстанда барлыгы 2,7 млн турист булган. Туризм өлкәсендә күрсәткән хезмәтләрдән барлыгы 11,3 млрд сум акча кергән. 2014 ел белән чагыштырганда, бу 12,8 процентка күбрәк. Тармакара хезмәтләрне дә кушып санаганда, табыш 18,4 млрд сум тәшкил итә. Әлеге акчаларның 7,9 млрд сумы салым хисабына Татарстан бюджетын арттырган.

Татарстанда туристлар арасында Болгар, Зөя һәм Казан Кремле популяр санала. Мисал өчен, Болгарга 2015 елда 349 меңнән артык (2014 ел белән чагыштырганда, 22 процентка күбрәк), Зөя утрау-шәһәрлегенә 261 мең кеше (2014 елдагыдан 43 процентка күбрәк) турист булырга өлгергән. Тәтеш, Чистай, Алабуга җирлекләрендә дә кунаклар саны сизелерлек арткан. Казан Кремленә былтыр 2,1 млн турист килеп киткән.

Сергей Иванов 2016 елның беренче кварталында да бу күрсәткечләр уңай булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, туризм өлкәсендә республикада 40 меңнән артык кеше эшли дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе