Татарстан Президентының туган авылында яңа мәчет ачылачак

Яңа Арыш авылы мәчете үз ярымаена ия булды

БӘЙЛЕ
2016 Янв 11

Яңа елның тәүге көннәре Балык Бистәсе муниципаль районының Яңа Арыш авылы халкы күңелеyдә аеруча истәлекле булып калыр.Узган җомгада, өйлә намазы алдыннан, авылда төзелеп килгән мәчетнең манарасына ярымай күтәрелде.

Тантананы ачып, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин ярымай куюга хәер-фатихасын биреп, төзелеп килгән мәчетнең барлык мөселманнар һәм барча җәмәгатьчелек файдасына булуын теләп дога укыды, шулай ук җирле халыкка уңышлар теләде. Мәчет төзелеше инициаторы булган җирле совет депутаты, Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкаручы директоры Нурия Хашимовага рәхмәтен җиткерде.

Нурия Хашимова, үз чиратында, Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды идарәсе исеменнән чыгыш ясап, мәчет төзелешендә күрсәткән ярдәм өчен республика җитәкчелегенә, район администрациясенә, хәйриячеләргә, иганәчеләргә һәм барлык җирле халыкка рәхмәт җиткерде.

Яңа Арыш авылы үзеннән күренекле шәхесләр чыгуы белән билгеле. Биредә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, билбаулы көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Илнар Әхмәтҗанов, ТРның халык артисты, Әлмәт драма театрының әйдәп баручы актрисасы Сәкинә Минханова, Яр Чаллы татар драма театры директоры Рашат Фәйзерахманов,ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Үзбәк Мусин һәм башкалар туган.

Мәчет ачылышы 2016 нчы елның II кварталына планлаштырылган. Проект авторы Казан архитекторы Светлана Алаева булган.

Белешмә өчен. Яңа Арыш авыл җирлегенә 1930 нчы елда нигез салынган. Балык Бистәсе муниципаль районының көньяк өлешендә урнашкан. Авылның гомуми мәйданы 6424, 5 га тәшкил итә, 792 кеше гомер кичерә, дип хәбәр итә Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе