Татарстан Президенты Россиянең танылган артисты Наилә Гәрәевага “ТР алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды

Ул күпьеллык иҗади эшчәнлеге һәм татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен бүләкләнде

БӘЙЛЕ
2015 Дек 18

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең танылган артисты Наилә Гәрәевага “ТР алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды. Ул күпьеллык иҗади эшчәнлеге һәм татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен бүләккә лаек булды.

Чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм директоры Илфир Якупов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Наилә Гәрәевага республикага күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Наилә Хәким кызы Гәрәева 1940 елның 18 ноябрендә туган. 1961 елда Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлаган һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алынган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.

Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (1967), ТАССРның халык артисты (1976), Россиянең атказанган артисты (2010).
«Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе