Татарстан Президенты Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты

Бүген ил халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм итә. Шул уңайдан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов...

БӘЙЛЕ
2012 Май 09
Бүген ил халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм итә. Шул уңайдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
"Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
1945 елның 9 май көне безнең күпмилләтле Ватаныбыз тарихына мәңгегә кереп калды, ул тиңдәшсез батырлыкларга шатлану һәм авыр югалтуларга әрнү белән сугарылган. Җиңү көне - сугыштан соңгы барлык буыннарның патриотлык гимны, ул яшь буыннарның күңелендә яңгырый, һәйкәлләрдә, урамнарыбызның һәм мәйданнарыбызның исемнәрендә мәңгеләштерелә. Бу – азатлык, хәтер һәм югары гражданлык бәйрәме.
Җиңү бәйрәмендә Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына башын салган, заводларда һәм колхоз кырларында хезмәт куйган, фашист төрмәләрендә җәзаланган, мохтаҗлыктан, ачлыктан, авыр яралардан вафат булган кешеләрнең һәммәсен исемләп искә алабыз. Бүген чал чәчле ветераннар да, сугыш һәм хезмәт традицияләренең яшь варислары да зур горурлык белән Георгий тасмалары тагып йөри, бу тасмалар илебезне азат итүчеләрнең батырлыгына бөтенхалык ихтирамының ачык символы булып тора.
Кансыз һәм мәкерле дошманны җиңү зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Татарстанның җиде йөз меңнән артык улы һәм кызы кулларына корал алып газиз Ватанны һәм бөтен дөньяны фашизмнан саклау өчен сугышка китте. Аларның яртысы диярлек туган җиренә кире әйләнеп кайтмады. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов, Михаил Симонов һәм башка бик күп кыю якташларыбызның батырлыклары хәтеребездән мәңге җуелмас.
Сугыш авырлыкларын һәм сынауларын без бердәм халык, бердәм ил булып кичердек. Сугыш чоры буынының барлык уй-фикерләре һәм гамәлләре бер максатка юнәлдерелгән иде – бирешмәскә, исән калырга, җиңәргә. Бөек Җиңү каһарманнары үз илләрен, Европаны һәм бөтен планетаны нацистлар коллыгыннан азат итеп үзләренең тарихи миссияләрен лаеклы үтәде.
Еллар үткән саен без ул героик чордан ерагая барабыз. Уртак бурычыбыз – бүген исән булган сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү, барыбызга да мәгълүм «Беркемдә онытылмый, бер ни дә онытылмый!» дигән шигарьне игелекле гамәлләр белән нигезләү.

Республикада ветераннарның торак һәм башка социаль шартларын яхшыртуга, аларны иҗтимагый тормышка актив катнаштыруга юнәлдерелгән эзлекле курс гамәлгә ашырыла. Россия тарихы елы һәм Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы кысаларында үткәрелүче күп кенә юбилейлар һәм истәлекле даталарны бәйрәм итү дә бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә тиеш.

Мин ышанам: Бөек Җиңү көне безнең өчен мәңге үзгәрмәс әхлакый кыйбла булып торыр, барлык эшләребезнең һәм кылган гамәлләребезнең дөреслеген алга таба да аңа карап тикшерербез.
Хөрмәтле ветераннарга һәм барлык татарстанлыларга нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм муллык телим!
Җиңү көне котлы булсын, кадерле дуслар!” диелә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе