
Комиссия әгъзалары грант алу өчен гариза биргән 32 яшь имамга динебезгә кагылышлы сораулар бирде, аларның мәхәлләдә алып барган дини эшчәнлеге белән танышты, киләчәккә ниятләрен белеште.
Мәгълүм булганча, әлеге грант, 2013 елда авылда хезмәт куючы яшь имамнарга ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан мөфтие карары белән бирелә башлады. Хәзер грант күләме 180 мең сум тәшкил итә һәм елга бер бирелә. Үткән елны грант туксанга якын белгечкә бирелде, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.