Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә укучыларгашәһадәтнамәләр тапшырды

Алар шигырь формасында язылган тәҗвид кагыйдәләрен шәех Хәсән әл-Хәдия җитәкчелегендә өйрәнделәр.

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 30

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә укучыларга “Төхфәт әл-әтфәл” (“Балаларга бүләк”) китабы буенча тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнүләре турында шәһадәтнамә тапшыру тантанасында катнашты, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.

РИИда узган әлеге чарада мөфти урынбасары, ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин, үзәк җитәкчесе Ибраһим Сабиров һәм башкалар катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт үзәк шәкертләренә мөрәҗәгать итеп: “Коръәнне яттан белү – ислам гыйлемнәрен белү өчен нигез. Ә Изге китапны тәҗвид кагыйдәләреннән башка ятлау мөмкин түгел. Татарстанда Коръәнне өйрәнү традициясе дәвам итүе һәм Коръән-хафизларның динебезгә хезмәт итүе сөендерә. Изге китапны өйрәнүчеләргә уңышлар насыйп булсын”, - диде.

Барлыгы 17 шәкерткә таныклык тапшырылды. Алар шигырь формасында язылган тәҗвид кагыйдәләрен шәех Хәсән әл-Хәдия җитәкчелегендә өйрәнделәр.

“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе