Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз хастаханәдән чыкты

Республика клиник хастаханәсе җитәкчесе Рөстәм Гайфуллин хәбәр иткәнчә, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз хастаханәдән...

БӘЙЛЕ
2012 Июл 24
Республика клиник хастаханәсе җитәкчесе Рөстәм Гайфуллин хәбәр иткәнчә, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз бүген хастаханәдән чыкты.

Алга таба ул өйдә дәваланачак, мөфтинең хәле әйбәт, дип хәбәр иткән баш табиб.
Илдус хәзрәтнең хастаханәдән чыгу хәбәрен Татарстан Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин да раслаган.

Илдус Фәиз 19 июль көнне Казанда Четаев һәм Мусин урамнары кисешкән җирдә булган шартлауда җәрәхәтләнгән иде.

Мөфти сүзләренчә, ул машинада үзе рульдә барган, уку-укыту бүлеге башлыгына булган һөҗүм турында белеп, шалтыратырга теләгән, машинаның алдында шартлау булуын сизгән һәм аннан чыгып йөгергән.

Шартлау вакытында мөфтинең аяклары сынган иде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе