Татарстан Эчке эшләр идарәсе башлыгы итеп Артем Хохорин куелды

Россия Президенты Дмитрий Медведев Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы итеп Артем Хохоринны билгеләде.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 28
Россия Президенты Дмитрий Медведев Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы итеп Артем Хохоринны билгеләде.

"БИЗНЕС Online" язуынча, моңарчы Хохорин Русия эчке эшләр министрлыгының оештыру-аналитик департаменты башлыгы вазифасын башкарган.


"Россия Президенты Хохоринга махсус полиция генерал-майоры исемен бирү турындагы фәрманга кул куйды һәм аны үз вазифасыннан азат итеп, эчке эшләр министрлыгының Татарстанда бүлеге башлыгы итеп билгеләде”, дип яза басма.

Хохорин 1970 елның 30 июлендә Казанда туган. 1987 елны шәһәрнең 131нче физика-математика мәктәбен тәмамлаган. Казан дәүләт университетында укыган, аннары Россия эчке эшләр министрлыгы юридик институтында белем алган. Эчке эшләр органнарында 1993 елдан бирле хезмәт итә. 2002-2008 елларны Татарстан эчке эшләр министры урынбасары булып торган, аннары шундый ук вазифаны Мари Илендә башкарган. Шуннан Мәскәүгә эшкә күчерелгән.

Медведев элекке министр - полиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәровны Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы вазифасыннан азат итү турындагы фәрманга 9 апрельдә кул куйган иде.

Моңа Казандагы "Дальний" полиция бүлегенә ябылган 52 яшьлек Сергей Назаровның җәфалап үтерелүе сәбәп булды. Казан хокук яклау үзәге һәм "Агора" төбәкара хокук яклау оешмасы матбугат чаралары аша Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны эштән алуны таләп итеп, Россия Президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать иткән иде.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе