Татарстан балалар йортларында тәрбияләнүчеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә Мәскәүдә

Россия башкаласына иҗатта һәм спортта югары уңышка ирешкән балалар бара

БӘЙЛЕ
2016 Янв 03

3-8 гыйнварда Татарстан балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең укуда, иҗатта һәм спортта югары уңышка ирешкәннәре Россия башкаласына сәфәр кыла. Бүген алар юлга чыктылар инде.

Мәскәүнең Милли сәясәт, төбәкара элемтәләр һәм туризм департаменты Россия төбәкләре, шулай ук Донецк һәм Луганск Халык Республикалары балалары өчен кызыклы Яңа ел программасы оештыра. Мәскәү кунаклары планетарий, космонавтика музеена, Третьяков галереясына, “Москвариум” океанография һәм диңгез билогиясе музеена барачак. Аларга Коткаручы Христос храмы, “Олимпийский” спорт комлексында, Крокус Сити Холлда, шулай ук Дәүләт Кремль сараенда, Мәскәү Хөкүмәте бинасында уздырылачак бәйрәм тамашаларын карау мөмкинлеге булдырыла. Моннан тыш, Мәскәү һәм Мәскәү Кремле территориясе буйлап экскурсия дә каралган, диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе