Төркиядә белем алучы Татарстан студентларын туган илгә кайтару турында күрсәтмәләр булмады – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Хәзерге вакытта Төркиядә Татарстаннан әлеге чит ил югары уку йортларына мөстәкыйль рәвештә кергән 8 студент белем ала

БӘЙЛЕ
2015 Дек 03

Хәзерге вакытта Төркиядә Татарстаннан 8 студент белем ала. Россия һәм Төркия арасындагы катлаулы геосәяси вазгыятькә карамастан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына студентларны кайтару турында күрсәтмәләр килеп ирешмәде. Бу хакта “Татар-информ” МА корреспондентына әлеге министрлыкның матбугат сәркатибе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итеп: “2012 елдан бирле ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы студентларны Төркиягә белем алырга җибәрмү белән шөгыльләнми”, – дип тәгаенләде.

Алсу Мөхәммәтова әйтүенчә, эш шунда: Төркиядәге Төрки халыклар эшләре идарәсе тарафыннан “Төркия стипендияләре” программасына үзгәрешләр кертелгән. Әлеге үзгәрешләр нигезендә абитуриенларга Төркия вузларына турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булдырылган. Шуңа бәйле рәвештә, кабул итү шартлары да үзгәреш кичергән. Ягъни хәзер студентлар бу чит ил югары уку йортларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша түгел, ә мөстәкыйль мөрәҗәгать итә.

ТР Мәгариф һәм министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Төркиядә Татарстаннан 8 студент белем ала. Алар Әнкара, Иске Шәһәр, Кайсери, Конья шәһәрләрендә укый. Студентларның барысы да укуларын киләсе елга тәмамлый, ягъни алар өчен 2015-2016 уку елы – соңгысы.

“Алар Төркия югары уку йортларына мөстәкыйль рәвештә керде. Хәзерге вакытка аларны кайтару турында бернинди күрсәтмәләр юк”, – дип сүзен йомгаклады әңгәмәдәш.

Искәртеп үтик: РФ Мәгариф һәм фән министрылыгы Төркиядә академик алмаш буенча белем алучы Россия студентлар туган илгә кайтарылычак, дип белдерде. Бүген аларның саны – 100 кеше.

Моннан тыш, ведомство Россия вузларыннан Төркия университетлары һәм институтлары белән хезмәттәшлекне өзүне таләп итте.

Шуны да билгеләп узыйк: быел Татарстандагы вузларда бакалавриат, специалитет, магистратура программалары буенча Төркия Республикасының 69 гражданы белем ала: КФУда – 54, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында – 4, Казан илкүләм тикшеренү технологик университетында һәм Казан дәүләт аграр университетында – 1әр, Казан илкүләм тикшеренү техник университетында – 2, Казан дәүләт медицина университетында – 7.
“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе