"Сөйләшүләр туктатылды", - дигән Энергетика министрлыгы башлыгы. Элегрәк "Газпром" башлыгы Алексей Миллер, Әнкарага "Төркия агымы" кирәк икән, аңа Мәскәүгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип белдергән иде.
"Төркия агымы"на килгәндә исә, бу проект үзе өчен әһәмиятле икән, Төркия мөрәҗәгать итәргә тиеш. ХәзергәТтөркия бу тәкъдим белән мөрәҗәгать итмәде", - дигән Миллер һәм, мондый мөрәҗәгать алынган очракта, аның каралачагын белдергән.
1 декабрьдә РФ Хөкүмәте сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия катнаш хөкүмәтара комиссиясе эшчәнлеген туктату карарын кабул иткән иде, аны Россия ягыннан Александр Новак җитәкли.
Элегрәк ТАСС сөйләшүләр барышы белән чыганакка сылтама белән хәбәр иткәнчә, "Төркия агымы" проекты турында сөйләшүләр Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе эшчәнлегенә чик куелуга бәйле рәвештә туктатыла, дип хәбәр иткән иде.
«Татар-информ»