2013 Сен 30
Cарытау өлкәсендә Новороссийск мәхкәмәсе тарафыннан Коръән тәрҗемәсе тыелуга каршы Россия хөкүмәте исеменә имзалар җыю башланган. Мөселманнар бу тыелуны илнең кануни ватандашлары булган ислам тарафдарларын мәдәни мохиттән чыгарып атырга теләү дип саный. Шулай ук дини китапларга экспертиза ясау юнәлеше инде искергән һәм аны яңартырга кирәк дигән фикерләр дә яңгыраган.
Элмир Кулиевның Коръәннең урыс теленә тәрҗемәсен тыю турындагы карарын инде Сарытауның Маркс шәһәреннән Равил Тугушев мәхкәмәгә шикаять иткән иде.
Чыганак: "Азатлык.орг"