Санкт-Петербургта “Луч – Нур” милли-мәдәни йорты ачылачак

Бу Россиянең төньяк-көнбатышында төзелгән беренче Татар милли-мәдәни үзәге булыр дип ниятләнә

БӘЙЛЕ
2015 Дек 02

19 декабрьдә Санкт-Петербургта “Луч – Нур” милли мәдәни йортын ачу тантанасы уздырыла.

Бу Россиянең төньяк-көнбатышында төзелгән беренче Татар милли-мәдәни үзәге булачак.

Гомуми мәйданы 1 мең кв.мдан артык булган әлеге йорт бинасы татар эшмәкәре, хәйрияче Габделбәр Алимов акчасына төзелгән. Анда семинарлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, мәдәни-күңел ачу чаралары уздыру өчен каралган урыннар, татар биюенә һәм җырына өйрәтү өчен класслар, шулай ук гыйбадәт залы урнашачак. Киләчәктә шушы ук бинада татар милли һәм мөселман киемнәре, татар компакт-дисклары, сувенирлары һәм китаплары кибете ачу күздә тотыла.

Моннан тыш, татар телен өйрәтү, татар халык ашлары буенча курслар оештырылыр, хатын-кызлар клубы эшләр дип көтелә. Төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән милли китапханә фонды булдыру да планлаштырыла.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика идарәсе хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе