Әсәднең сүзләренчә, АКШ "Сүрия низагының бер өлеше булып тора”. Ул "террорчылар бандасы”на сәяси ярдәм һәм тулаем "яклау” кылганга күрә, тыныч халыкның үлеме өчен җаваплы булып санала. Моннан тыш, Сүрия Президенты илдә "контрбанданы тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен” Төркияне дә гаепләде.
Шул ук вакытта Әсәд Вашингтон белән сөйләшүләр үткәрүнең мөмкин булуын да кире какмады. Ул Сүрия мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм кулын сузарга теләгән беркемгә дә ишекләрнең ябык түгеллеген белдергән.
Әңгәмә барышында Сүрия Президенты БМОның илдәге хәлне тыныч юл белән тормышка ашырырга тырышуын уңай бәяләгән, Кофи Аннанны "авыр, ләкин яхшы эш башкара” дип билгеләп узган. Шул ук вакытта ул Аннанның планын "дөньядагы күп илләрнең тормышка ашырырга теләмәүләре аркасында” өзелүе турында әйткән.
Сүриядә 2011 елның март аеннан бирле Бәшәр Әсәд яклылар һәм аңа каршы яклар арасында низаг бара. 2012 елның җәенә ул исә гражданнар сугышына әйләнде. Хокук сакчылары мәгълүматына караганда, кораллы бәрелешләр нәтиҗәсендә, 16 меңңән артык кеше һәлак булган.
Бу кораллы бәрелешләр барышында, АКШ инде берничә мәртәбә Әсәдне, илдә көчләү сәясәте үткәрүдә гаепләп, хакимиятне бирергә чакырды, алар Президентка һәм аның яклыларга карата финанс санкцияләре оештырдылар. Шул ук вакытта Вашингтон Сүриядәге оппозициягә финанс ярдәме күрсәтә, дип хәбәр итте Lenta.ru.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (2 өлеш)
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (1 өлеш)
Маэмайга сорау бар! Тукайның бала шигырьләре