
Казандагы “Гадел” мәчетендә чираттагы сәламләшү мәҗлесе үткәрелде. Имам-хатип Рөстәм хәзрәтнең дога-вәгазендә асыл сыйфатларыбызны – гамәлләребезне үтәүгә, арттыруга аеруча басым ясалды.
Пәйгамбәребеә Мөхәммәд Мостафа (с. г. в.) бер-берләребез белән даими сәламләшергә кушкан. Безләрне бергә бәйләүче иң мөһим зарурилык бит бу.
Мәчетнең мөхтәрәм остазбикәсе-мөгаллимәсе Фирүзә Айнуллова-Әхмәтшинаның нәсел шәҗәрәсен, ун буын әби-бабаларының иманлы язмышларын яктырткан “Нык тамырга берегеп” дигән китапны (Рафаил Субаев) тәкъдим итү уңаеннан, матур очрашу, гаҗәеп бай эчтәлек белән сугарылган чыгышлар мәҗлесе булды бу.
-Шушы алсу язларыбыз кебек елмаешсак, бер-беребезгә күркәм, мөлаем булсак, чын мөэминәләргә әйләнербез вә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешербез,-диде Фирүзә ханым моңлы мәкаме белән “Ясин”не, башка сүрәләрне укыганнан соң. - Караңгы елларда, тыюлы чорда 5 малай һәм 4 кыз булып үстек без. Әнием Баһаутдин кызы Маһирә шул хәтле затлы, сабыр иде. Тәрәзәләрне каплар иде дә, кичләрен Пәйгамбәребез тормышын, дин тарихларын сөйләр иде. Беренче догаларны әнидән өйрәндем, шөкер. Үзем – тугызынчы, кызым - унынчы буын. Барлык бабайларым да мулла булганнар.
Фирүзә ханым әбисе Бибисарадан откан шундый матур моңлы мөнәҗәтне әйтеп, безләрне гаҗәпкә калдырды.
-1976 елда магнитофон тасмасына яздырган идем, Аллаһының рәхмәте белән сакланган бит!-диде ул сөенече белән уртаклашып.
-Бөек Раббыбызны зикер иткән җыенда теләкләр кабул була,-дип башлады сүзен мәчетнең остазбикәсе Фәния абыстай Җәләлиева.-Бисмилла әйтеп, намаз укып кына тәкъва булып булмый. Бер-беребезгә карата гадел, күркәм гамәлләребез бәрабәренә тәкъвалык арта. Менә шушылай сәламләшик, гәпләшик, ислам юлында дәгъватларыбызны күбәйтик!
Мөслимә ШӘФЫЙК