Мөселманнар календарына күз салсак, Шәгъбаннан соң Рамазан ае килә. Ә зарыгып көтеп алынган Рамазан(быел ул 20 июльдә башланыр дип көтелә), Пәйгамбәребезнең әйтүенә караганда, әһле исламның ае булып санала.
Башкаладагы "Сөләйман” мәчетендә уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдинованың сүзләренчә, бу көннәрдә Рамазан аена әзерлек эшләре бара. Бу изге айда биредәге күркәм гореф-гадәт буенча күзләре начар күрүчеләр өчен тернәкләндерү курслары оештырыла.
Рамазан аенда бу юлы да курслар ир-атлар өчен оештырыла. Бирегә Ингушетиядән, Мәскәүдән, Чечен Республикасыннан, Дагыстаннан, Пермь өлкәсеннән һәм, әлбәттә, Татарстанның төрле төбәкләреннән шәкертләрнең килүе көтелә. Мәликә ханымның фикеренчә, укырга теләк белдерүчеләр күп булса да, мөмкинлекләр чикле булу сәбәпле, шәкертләрнең санын 25тән арттырырга чама юк.
Алар Рамазан ае дәвамында Луи Брайль системасы буенча Изге китапны укырга өйрәнәчәк. Шулай ук шәкертләргә фикһ, гакыйдә гыйлемнәре биреләчәк, Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) тарихы укытылачак.
Дәресләр Луи Брайль системасы эшләнгән Коръән басмалары, аудио һәм видеокитаплар ярдәмендә алып барылачак, тренажерлар залында да дәресләр каралган. Алар җирле шартларга җайлашырга, кул бармакларының сизүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Дәресләр заманча компьютер сыйныфларында махсус программалар кулланып алып барылачак. Күзләре начар күрүчеләргә электрон почта, интернет һәм социаль челтәрләр белән эшләргә өйрәтәчәкләр.
Мөхтәрәм җәмәгать! Әгәр сезнең арагызда "Сөләйман” мәчетендә белем алучы сукырларга ярдәм итәргә теләүчеләр табылса, моны бу мәхәллә тарафыннан нигез салынган "Ярдәм” Милли Ислам Хәйрия фондына акча күчереп эшләргә була. Әлеге фондка акча күчерүнең дә берничә төрле ысулы бар.
1. Национальный исламский благотворительный фонд «Ярдэм», ИНН 1658087725, КПП 165801001, БИК 049205815, ОГРН 1071600003530, р/с 40703810800000000289, к/с 30101810100000000815, в ОАО АИКБ «Татфондбанк» г.Казань. Бу счетка акча күчергәндә, "Благотворительное пожертвование» дигән сүзләрне дә өстәргә кирәк.
2.Акча күчерүне Россиядәге барлык "Сбербанк” аша башкарырга мөмкин. 3.Шулай да акча күчерүнең иң җайлы ысулы: ул КИВИ терминаллары ашадыр, мөгаен. Терминалда "Оплата услуг” дигән сүзләрне табып, башта - шуңа, аннары - "Другие”, "Благотворительность» дигән төймәләргә басасыз. Соңыннан "Учебно-реабилитационный центр для слепых при НИБФ Ярдэм» дигән фондны эзләп табып, шуңа акча күчерә аласыз.
4.Интернеттан файдаланучыларга акча күчерүнең иң уңайлы төре: "Яндекс” аша 41001808293192 саннарын җыеп, шушы счетка акча күчерү буладыр.
5.Күзләре күрмәүчеләргә ярдәм итәргә теләүчеләргә тагын да уңайлырак бер ысул бар. Ул Казандагы сәүдә үзәкләренә, кибетләргә, даруханәләргә һәм башка урыннарга куелган "Сөләйман” мәчете тартмаларына хәйрия акчаларын салудан гыйбарәт.
6.Бу саваплы гамәлне шулай ук Казандагы Левченко бистәсенең Ютазы урамына урнашкан (8 нче йорт) "Сөләйман” мәчетенә килеп тә башкарырга мөмкин. Бу очракта мәчетнең имамнары һәм кизү торучы бабайлар сезгә саулык-сәламәтлек, бәрәкәт - Аллаһының рәхмәтен теләп дога кылырлар. Хәер, югарыда санап кителгән һәр ысул аша хәйрия гамәле кылучыларга да Раббыбызның хәер-саваплары буладыр, иншә Аллаһ.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!