Россия мөфтиләре илгә шәригать мәхкәмәләрен кертүгә каршы

Россия мөселманнарының рухи җитәкчеләре илгә шәригать мәхкәмәләрен кертүгә каршы.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 26
Россия мөселманнарының рухи җитәкчеләре илгә шәригать мәхкәмәләрен кертүгә каршы.
Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин белдерүенчә, Конституция нигезендә дин дәүләттән аерылган һәм илдә мөселманнар да кулланып килә торган мәхкәмә системасы бар.

Элегрәк Рен-ТВ телевизион каналына адвокат Дагир Хәсәвов Россия мөселманнары дөньяви мәхкәмәгә барырга теләми һәм шуңа шәригать мәхкәмәсе белән кулланырга тиеш дигән иде. Юкса, аның сүзләренчә, кан коелырга мөмкин.

"Яблоко” фиркасе милләтара нәфрәт тудыру һәм экстремистик эшчәнлеккә чакыру маддәләре нигезендә, Хәсәвовка карата җинаять эше ачуны таләп итеп, генераль прокуратурага мөрәҗәгать итәргә исәп тота.

Россия эчке эшләр министрлыгында Хәсәвовның сүзләрен экстремизм өлкәсендә тикшерәчәген әйттеләр. Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе