
Россиялеләр кичә 5 "алтын”, 3 "көмеш”, 4 "бронза” медаль яулады. Россия җыелма командасы гомумкоманда зачетында 181 медальле: 93 - алтын, 47 - көмеш, 41 - бронза. Хәзергә 54 медаль белән икенче урында - японнар (15-20-19), 45 медаль белән өченче урында - кытайлар (14-19-12), дүртенчедә – көньяккореялылар (14-7-8), бишенче урында - 49 медальле украиннар (10-17-22). Болар хакында "Весь спорт” хәбәр итә.
Россия командасыннан "алтын” медаль яулаучылар: йөзүчеләр Вячеслав Синькевич (200 м, брасс), Анастасия Зуева (100 м, чалкан), Виктория Андреева (200 м, комплекс), көрәшчеләр Валерия Коблова (55 кг кадәр), Екатерина Букина (72 кг кадәр).
"Көмеш”не Владимир Морозов (50 м, чалкан), хатын-кызлар арасында кроль эстафетасы 4х200 м, хатын-кызлар арасында спортчан көрәштә Мария Люлькова (63 кг кадәр) алды. "Бронза” өстәл теннисчысы Александр Шибаев/Антонина Савельева, пляж волейболчылары Константин Семенов һәм Ярослав Кошкарев, пистолетчылар командасы Валерия Чепсаракова (48 кг кадәр).
Чыганак: "Татар-информ"