2013 Фев 09
"Россия Мөслимәләре берлеге” иҗтимагый оешмасы РФ Юстиция министрлыгында рәсми теркәлде. Әлеге оешма Россия Мөфтияләре советы резиденциясендә урнашачак. Аның составында илледән артык вәкиллек һәм филиал бар.
Россия Мөслимәләре берлеге рәисе булып Наилә Җиһаншина тора. Бу хакта Россия Мөфтияләре советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чыганак: "Татар-информ"