Россия хоккейчысы Семен Варламовның эше буенча тыңлаулар 2 декабрьгә күчерелде

“ИТАР-ТАСС”тан алынган хәбәрләргә караганда, Милли хоккей лигасының “Колорадо эвеланш” клубында чыгыш ясаучы...

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 13
"ИТАР-ТАСС”тан алынган хәбәрләргә караганда, Милли хоккей лигасының "Колорадо эвеланш” клубында чыгыш ясаучы Россия капкачысы Семен Варламовның мәхкәмәдәге эше буенча тыңлаулар 2 декабрьгә күчерелде. Бу хакта "Денвер пост” газетасы хәбәр итте.

Элек хәбәр ителгәнчә, мәхкәмә утырышы 14 ноябрьдә узарга тиеш иде. Варламов адвокатны алыштырган һәм аның соравы буенча Денвер прокуратурасы тыңлауларны күчергән.

Варламов үзенең кәләшенә – Россия моделе Евгения Вавринюкка сугуда гаепләнә. Хоккейчы 29 октябрьдә кулга алына. Ә икенче көнне 5 мең доллар хакына төрмәдән чыгарыла. Денвер мәхкәмәсе карары нигезендә, Варламовка зыян күрүчегә якынаю тыела. Варламовка рәсми гаепләнү әлегә кадәр белдерелмәгән.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Варламовны гаепләргәме, юкмы дигән карарны прокуратура якын араларда кабул кылачак.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе