
24 декабрьдә Россия ислам институтында “Нур” газетының 110 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл була. Аны РИИның Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы һәм Бөтедөнья татар конгрессы оештыра. Түгәрәк өстәл барышында дини-әхлакый темага иҗат итүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре студентларга милли матбугатның тарихы, үсеш үзенчәлекләре турында сөйләячәк, эш тәҗрибәләре белән дә бүлешәчәк.
Түгәрәк өстәл сәгать 10.00 дә башлана.
РИИ адресы: Казан, Газ урамы, 19 (Актлар залы)
Элемтә өчен: Рәфилә Гыймазова 8905-310-71-57