
Беренче бәйге "Журналист буласым килә” дип атала. Ул РИУ, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган.
Бәйгедә ТР һәм РФ төбәкләренең гомуми белем бирү мәктәпләренең VIII-XI сыйныф укучылары, урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм ММЧларның штаттан тыш хәбәрчеләре катнаша ала.
Икенче бәйге – татарларның ислам мәдәнияте нигезләре һәм тарихы буенча. Бәйге РИУ, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте, Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институты һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелә дип хәбәр итте "Татар-информ".