РИИда деструктив дини идеологияләр таралуга каршы көрәш мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Аның кысаларында студентларның “Мuslimlife” интернет проекты да тәкъдим ителде

БӘЙЛЕ
2016 Фев 10
Кичә Россия ислам институтында “Бүгенге мөселман җәмәгатьчелегендә җимергеч дини идеологияләрне кабул итү проблемалары” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте. Чара РИИ, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшләп килгән Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү буенча ресурс үзәге һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды. Түгәрәк өстәлне ТР мөфтие урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм ТРда Терроризмга каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев алып барды. Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, ислам дини секталары һәм агымнары таралу проблемасы буенча фикер алышу дини оешмалар дәрәҗәсендә дә, хакимият органнары дәрәҗәсендә дә гамәлгә ашырыла. Илдар Галиев сүзләренчә, бүген Якын Көнчыгыштагы вазгыятьне исәпкә алсак, түгәрәк өстәл темасы тагын да актуальләшә. Хәзерге вакытта республикабызда дөньяда таралган деструктив төркемнәрнең барысы да диярлек бар. Алар стандарт схемалар буенча эшли һәм охшаш структурага ия, диде ул. Түгәрәк өстәл кысаларында “Мuslimlife” интернет проекты да тәкъдим ителде. Аны РИИның актив студентлары әзерләгән. Әлеге проект кысаларында бүгенге яшләргә юнәлтелгән контент эшләү планлаштырыла. Студентлар видеоблог, социаль челтәрләрдә актив эшчәнлек алып барырга, үзләренең сайтын үстерергә ниятли. Җыеп кына әйткәндә, түгәрәк өстәлгә нәтиҗәләр ясап, анда катнашучылар деструктив дини идеологияләргә каршы көрәшнең нәтиҗәле ысулы дип белем алуны, мәгърифәтне таныды, бүгенге заманда интернетта, аерым алганда, социаль челтәрләрдә актив эш алып баруның мөһимлеген ассызыклады, чөнки традицион булмаган агымнар һәм төркемнәр вәкилләре үзләренең карашларын нәкъ менә анда тарата. “Татар-информ”

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе