Бүген Казанда республика ифтары уза

Ифтар ашында су, сок, пылау, яшелчәле һәм итле кабымлыклар, өчпочмак, чәк-чәк булачак. Кайнар ризыкларны әзерләү өчен 1,3 тонна ит, 600 кг дөге, 3 тонна яшелчә каралган. Шулай ук 3 тонна җиләк-җимеш, 800 кг кипкән җиләк-җимеш, 10 мең батончик чәк-чәк, 400 кг кәнфит, 1 тонна колбаса алынган. Бер кешенең ифтар ашы 500 сум тирәсенә төшәчәк.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 15. Фото:dumrt.ru

15 июньдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм “Казан Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә V Республика ифтарын үткәрә. Үткәрү урыны – Казанның Теннис академиясе ( Оренбург тракты 101 нче йорт).

10 мең кешегә исәпләнгән ифтар мәҗлесендә күпбалалы һәм азкеремле гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле һәм социаль яктан якланмаган кешеләр катнашачак. Иң зур ифтарга чакырылганнар арасында республика җитәкчелеге, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре, илчеләр һәм генераль консуллар бар. Хөрмәтле кунаклар арасында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм республиканың баш раввины Ицхак Горелик.

- Ифтар - берләштерә торган чара, - дип билгеләде Камил хәзрәт, - Шуңа күрә анда төрле катлам вәкилләрен чакырдык: мохтаҗлар, яшьләр һәм картлар,мөселманнар һәм төрле конфессия вәкилләре, җитәкчелек. Билетлар сатылмады, республика мәчетләренә, мөхтәсибәтләренә бушлай таратылды.

Шул ук вакытта Татарстан мөфтие барлык мөселманнарны билетлар белән тәэмин итеп бетереп булмавын ассызыклады, әмма ифтарга килеп тә аңа керә алмаганнар өчен оештыручылар 1 меңгә якын ланчбокс таратачагын хәбәр итте. Шунысы мөһим: республика районнарыннан ифтарга килүчеләр өчен махсус автобуслар йөриячәк.

- Әлеге чарага матди ярдәм күрсәтүчеләр арасында башка дин вәкилләре һәм чит төбәкләр дә бар, - дип белдереде Радик Абдрахманов. - Безгә егермедән артык оешма ярдәм күрсәтә, араларында физик затлар да бар.

Ифтарны уңышлы гына үткәрү өчен чарага 400 якын волонтер, 120 стюард һәм Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җәлеп ителгән. Күмәкләшеп намаз уку саф һавада, спорт корылмасының бер мәйданчыгында оештырылса, авыз ачу академиянең эчендә булачак. Ифтарга килүчеләр өчен тәһарәт бүлмәләре дә эшләячәк.

Ифтар ашы менюсына су, сок, пылау, яшелчәле һәм итле кабымлыклар, өчпочмак, чәк-чәк кертелгән. Кайнар ризыкларны әзерләү өчен 1,3 тонна ит, 600 кг дөге, 3 тонна яшелчә каралган. Шулай ук 3 тонна җиләк-җимеш, 800 кг кипкән җиләк-җимеш, 10 мең батончик чәк-чәк, 400 кг кәнфит, 1 тонна колбаса алынган. Бер кешенең ифтар ашы 500 сум тирәсенә төшәчәк.

Теннис академиясе янында автомобильләр кую урыннары аз, Шуңа күрә оештыручылар ифтарга килүчеләргә җәмәгать транспортына күчеп утырырга киңәш итә. Казан шәһәренең башкарма комитеты ифтарны үткәрү урынына җибәрүне оештыра, дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтияте матбугат хезмәтеннән. Автобуслар Казанның "Ярдәм", "Гаилә", "Котдус", "Тынычлык", "Әхтәм", "Салихҗан", "Нур-әл-Ислам", "Казан нуры", "Болгар", "Кыйбла" һәм "Фатыйха" мәчетләре яныннан китә һәм Теннис академиясеннән кичке сәгать унберенче яртыда (22.30) кузгала.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе