Раштуа турындагы фәтва Австралия мөселманнарының кәефен бозды

WordYou.ru агентлыгы хәбәрчесе мәгълүматына караганда, Австралиядәге бер мәчет имамының Раштуаны үткәрүне генә түгел, бәлки үзеңнең күршеләреңне, хезмәттәшләреңне һәм танышларыңны бу христтианнар бәйрәме белән котлауны тыю хакындагы фәтвасы – дини карары ислам галимнәренең вә мөселманнар өммәтенең ачуын китергән.

БӘЙЛЕ
2012 Дек 26

"Мин мондый карарга шаккаттым. Бу хәл ислам турында дөрес булмаган караш тудыруга ярдәм итәчәк бит”,-дип белдергән Associated Press ка Австралиянең Ислам шурасы федерациясе вәкиле Кейсар Трад.

Исегезгә төшерәбез: Раштуаны тыю турындагы карар Сиднейдагы иң зур "Лакемба” мәчете имамы шәех Сафа Яхья тарафыннан бирелгән иде.

Австралия мөфтие Ибраһим Әбу Мөхәммәд исламның нигезендә башкаларны хөрмәт итү, аларга игътибарлы булу, тыныч яшәү, хезмәттәшлек кылу ята дип белдергән.

"Без барлык кешеләр белән дә яхшы мөнәсәбәттә булырга һәм аларны шатлыклы вакыйгалар белән котларга тиеш. Бу исә безнең өчен дә, алар өчен дә бик мөһим”,-дигән Австралия мөфтие.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр

Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе