Раббыбыздан яңгыр җибәрүен сорап дога кылдылар һәм ул...

Узган атнада Саратов өлкәсендәге Перелюб районы Октябрь авылында яшәүче мөселманнарның чакыруына җавап...

БӘЙЛЕ
2013 Май 20
Узган атнада Саратов өлкәсендәге Перелюб районы Октябрь авылында яшәүче мөселманнарның чакыруына җавап йөзеннән, Ивантеев районы имамы Рамил хәзрәт Мостафин һәм аның ярдәмчесе Марат Базаутдинов мәхәллә халкы белән истиска намазын (корылык чорында укыла торган намаз) укырга дип юл алалар.

Биредә истиска намазын кылу өчен 150дән артык кеше, шул исәптән администрация башлыгы Наим Ляпин да килә. Рамил хәзрәт хотбә укыганнан соң, башкалар белән бергә башта истиска намазын, аннары өйлә намазын укый.

Имам-хатыйп Рамил хәзрәт Мостафин: "Мондый чаралар бездә берничә ел буена үткәрелә инде. 2 июньдә без мондый намазны Ивантеев районының Бартеневка авылында, чәчүләр тәмамлангач, район үзәгендә уздырырга ниятлибез”,-дип хәбәр иткән.

Шунысы да мәгълүм булсын: истиска намазын укып, бер сәгать вакыт узмагандыр, күптән көткән яңгыр башланган, дип хәбәр иткән Саратов өлкәсе Диния нәзарәте матбугат хезмәте вәкиле.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе