"Кол Шәриф" мәчете “Россия 10” проекты рейтингында - 16 нчы урында

Соңгы мәгълүматларга караганда, “Россия 10” конкурсының икенче этабында катнаша торган Татарстанның конкурска кертелгән бердәнбер истәлекле урыны...

БӘЙЛЕ
2013 Авг 14
Соңгы мәгълүматларга караганда, "Россия 10” конкурсының икенче этабында катнаша торган Татарстанның конкурска кертелгән бердәнбер истәлекле урыны - "Казан Кремле" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгындагы "Кол Шәриф" җәмигъ мәчете проект рейтингында 16 нчы урынны алып тора.

Казан символы якынча 234 мең 998 тавыш җыйган (32974е сайт аша, 202024е SMS-тавыш бирү юлы белән). Исегезгә төшерик: үткән атнада мәчет 15 нче урында иде. Татарстанның истәлекле урынына тавыш бирү өчен, проект сайтына керергә (тәүлегенә бер IP-адрестан иң күбе 3 тавыш) яки 1880 номерына 15 саны белән SMS-хәбәр юлларга кирәк (НДС белән 3,54 сум).

Тавыш бирүнең икенче этабы 1 июльдә башланды һәм 1 сентябрьдә тәмамлана. Анда һәр федераль округтан 10 архитектура, мәдәният һәм ландшафт объекты катнаша. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча, 30 истәлекле урын сайлана. Аларның 10сы гына Мәскәү янындагы ландшафт паркында урын алачак дип хәбәр итә "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе