"Әбү Хәнифә" балалары татар конгрессына килде

"Әбү Хәнифә" лагеры балалары татар конгрессына килде.

БӘЙЛЕ
2012 Июл 25
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин "Әбү-Хәнифә" исемендәге мәдәни-агарту лагерендә ял итүче балалар төркеме белән очрашты. Ул балаларга Бөтендөнья татар конгрессы турында кыскача сөйләде, Казанда ни күргәннәрен, ни ошатканнарын сорашты, Татарстанда булган форсаттан файдаланып татарча күбрәк аралашырга, сөйләшергә чакырды. Балалар үз чиратында үзләрен кызыксындырган сораулар бирде, дип хәбәр итә татар конгрессы.

Очрашу истәлеге итеп нәни кунакларга китаплар бүләк ителде. Шуларның икесенә Ренат Вәлиуллин аерым игътибар итәргә чакырды. Аның берсе – сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның балалар өчен язылган шигырьләре җыентыгы. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның балаларга мөрәҗәгате белән ачыла. Бу китап өч телдә, өстәмә бүләге дә бар – татарча мультфильмлы СД. Әлеге басманы “Татармультфильм” берләшмәсе әзерләгән, ул күптән түгел бакыйлыкка киткән Туфан Миңнуллин фатыйхасы белән булдырылган. Икенче китап балалар өчен махсус әзерләнгән Ислам нигезләрен аңлатучы басма. Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, ул да балалар өчен кызыклы һәм файдалы булачак, дип яза татар конгрессы.

Илле баладан торган бу төркем әлеге лагердә булган балаларның бер өлеше генә. Инде бишенче җәй эшләп килгән бу ял итъ урынында быел өч йөзләп бала татар теле һәм мәдәнияте, Ислам белеме белән танышкан. Нигездә алар Мәскәү һәм Түбән Новгородтан килгән. Баштарак балалар Түбән Новгород өлкәсендәге авылларда анда яшәүче татарлар тормышы белән танышкан. Ял ахырында бер төркем балалар Казанга килгән. Биредә алар Татарстан башкаласы белән танышалар. Лагерьне оештыручылар: Россиянең Европа өлеше һәм Түбән Новгород Диния Нәзарәтләре, МРОМ “Рисалят”, “Ихлас” хәйрия фонды, МИРО “Солидарность”. Бу телгә алынган ике соңгы оешманың рәисләре Әнәс хәзрәт Мамедов һәм Комектес хәзрәт Жагипаров лагерьнең дә, Казанга сәяхәтнең дә җитәкчеләре дә булып торалар.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе