
Россия Президенты Владимир Путин капиталь ремонт өчен взнос түләгәндә ташламалар бирүче законга кул куйды. Әлеге закон киләсе елның 1 нче гыйнварыннан үз көченә керә.
Закон тексты нигезендә, төбәкләр үзләрендәге торак биналарның норматив мәйданнарының төбәк стандартлары күләменә карап, капиталь ремонт өчен түләү чыгымнарын компенсацияләүне кертә ала. 70 яшькә җиткән ялгыз яшәүче, беркайда эшләмәүче торак милекчеләренә бу субсидия 50 процент,80 яшькә җиткәннәргә 100 процент күләмендә каралган. Ягъни, 80 яшьтән узган ялгыз пенсионерлар капиталь ремонт өчен түләүдән тулысынча азат ителә ала.
Моннан тыш, закон нигезендә I һәм II группа инвалидлар, физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен дә капиталь ремонт өчен түләүдә ташлама күздә тотыла.
“Татар-информ”