
Питрәч районы ТатЦИК авылы үзәгендә ялларда яңа мәчет ачылды. “Нурлы” дип исемләнгән әлеге иман йорты төзелешендә авыл халкы, иганәчеләр ярдәм итте.
Мәчет ачылышында район башлыгы Эдуард Дияров, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров, авыл һәм район халкы катнашты.
Рөстәм хәзрәт авыл халкын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән котлады һәм Аллаһ йортына тирә якка нур биреп, дини-әхлакый тәрбия бирү үзәгенә әверелүен теләде.
Тантаналы ачышлыштан соң биредә беренче тапкыр күмәкләшеп намаз укылды.
Питрәч район газетасыннан.